Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр онлайн "Аулак өй"гә чакыра

Халыклар бердәмлеге көне һәм "Сәнгать төне - 2020" кысаларында керәшеннәр "Аулак өй"гә чакыра

"Ночь искусств" ( "Сәнгать төне") Бөтенроссия акциясе быел 3 ноябрьдә онлайн-форматта узачак.

Әлеге акция быел сигезенче тапкыр оештырыла. Бөтен Россия буенча музейлар, театрлар, күргәзмә һәм концерт заллары, китапханәләр һәм мәдәни клублар  онлайн-форматта тематик чаралар үткәрәчәк. Тамашачыларны сәнгать турында лекцияләр, концертлар, музей экспозицияләре буенча виртуаль экскурсияләр көтә.

Халыклар бердәмлеге көне һәм "Сәнгать төне - 2020" акциясе кысаларында, керәшеннәр "Аулак өй"гә чакыра. 3 ноябрь көнне 18.00-20.00 сәгатьләрдә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, үзенең социаль челтәрләрендә, керәшеннәр культурасына багышланган кичәгә чакыра.

Программада керәшен мәдәнияте турында мавыктыргыч лекторий, этнохудожникларның «Безнең ил»  күргәзмә-экспозицияләре буенча видеоэкскурсия, туган телгә багышланган тематик "Әкиятләр бүлмәсе", керәшен биюе буенча мастер-класслар, музыкаль күчтәнәчләр каралган.

- "Сәнгать төне"нә инде бер атна әзерләнәбез. "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, Казан дәүләт консерваториясе фольклор коллективы,  Культура үзәгендә эшләп килүче "Тумар" һәм "Сәлам" ансамбльләре һәм мәдәни үзәк хезмәткәрләре белән берлектә, керәшен культурасын күрсәткән кызыклы видеоязмалар төшердек. Әлеге видеоязмалар «Культура.РФ» дип аталган махсус порталга да урнаштырылачак, - дип белдерде Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.

"Сәнгать төне"ннән трансляцияне безнең сайттан карап булачак.
Видеоязмада - репетиция вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев