Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр "Мәдәният бизәкләре" фестивалендә катнаштылар

Фестиваль Милли костюм көненә багышланды

Бүген, 5 сентябрь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә "Мәдәният бизәкләре" этноконфессиональ фестивале кысаларында Милли костюм көне билгеләп үтелде. Чарада Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге директоры Людмила Белоусова, "Бәрәкәт" яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм активистлар - Аида Сахарова, Марина Тараканова, Лариса Басыйрова катнаштылар.

Каюм Насыйри урамында урнашкан сәүдәгәр Муллин утары ишегалдында Татарстан халыклары үзләренең кәсепләрен күрсәтте. Бәйрәмгә килгән кунакларга милли ашлар пешерү буенча мастер-класслар, «Этномаркет» оештырылды. «Этномаркет»та Яков Емельянов исемендәге үзәкнең хезмәткәрләре агачтан эшләнелгән керәшен курчаклары тәкъдим иттеләр.

Фестивальнең төп сәхнәсендә Татарстан халыклары вәкилләре һәм күрше төбәкләрдән килгән этно-фолк башкаручылар катнашында концерт булды. Концертта "Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев