Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр командасы "Әйдә, ШаяРТ" татар КВН лигасының ярым финалына үтте

Чирек финалда керәшеннәр Сабадан һәм Мамадыштан килгән командалар белән көч сынашты

9 март көнне Г. Кариев театрында "Керәшеннәр җыелма командасы" "Әйдә, ШаяРТ" татар КВН лигасының чирек финалында Саба һәм Мамадыштан килгән командалар белән уйнадылар.

Керәшеннәр командасы составына Республика керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев, Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов, активист Вадим Шрыков һәм автор башкаручы Лия Әхәтова керә. Бу юлы егетләр Лиядән башка чыгыш ясады. Аның урынына сәхнәгә Рифат Зарипов образында Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты студенты Артур Ямихуллин чыкты. Бэк-вокалда яшь җырчы, Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты студенты Татьяна Ефремова һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Лиана Самойлова булды.

Керәшеннәрнең җыелма командасының үзенчәлекле стиле бар. Алар үзләренең чыгышларында бүгенге көндә актуаль булган темаларны күтәрәләр. Эстрада җырчыларына, танылган шоуменнарга пародияләр ясыйлар. Шул ук вакытта керәшенлекләрен дә онытмыйлар. Команданың кураторы — күп еллар буе "Биш бармак" КВН командасында уйнаган Игорь Шрыков. Ул яшьләргә кызыклы мәзәкләр язарга өйрәтә, аларны КВН уенының барлык нечкәлекләре белән таныштыра.

Уен ике этаптан торды. Беренчесендә - командаларның сәламләү, икенчесендә импровизация өлеше булды. Сәламләү өлешендә керәшеннәр командасының чыгышына барлык жюри членнары да "елмаю" билгесен күтәрделәр. Импровизация өлешендә уенчылар белән бергә жюри членнары да уйнады. Жюри членнары "Син әзерме?", "Казанда кая барырга була?" кебек сүзләр әйтергә, ә инде командалар жюри әйткән сүзләрне кызыклы рәвештә дәвам итәргә тиеш иде. Импровизация — иң авыр биремнәрнең берсе. Чөнки командалар кыска вакыт эчендә кызыклы мәзәк уйлап табарга тиеш. Безнең команда өчен дә импровизация авыррак бирелде кебек тоелды. Тик шулай да, алар үзләренең шуклыгын, зирәклеген күрсәтә алдылар һәм "Әйдә, ШаяРТ" татар КВН лигасының ярым финалына үттеләр.

"Командалар тагын да шәбрәк уйный башлады. Классик КВН жанры буенча барасыз, егетләр. Беренче уенга караганда тагын да югарырак планкада уйнадыгыз. Үз эшегез бүген тагын да яхшырды", — дип сөйләде жюри члены Айваз Садыров.

Җырчы Илназ Сәфиуллин: "Чемпион булырга менә дигән шансларыгыз бар", — дигән фикер әйтте.

"КВН менә шундый булырга тиеш. Динамика, артистизм - бөтен нәрсә дә бар. Бик шәп булды", — дип сөйләде җырчы Лилия Хәйруллина.

"Бу егетләрне беренче тапкыр күрәм. Сез бу сезонның фаворитлары", — диде "Четыре Татарина" проекты резиденты, юморист Сирин Бәйрәмов.

9 март көнне Г. Кариев театрында "Керәшеннәр җыелма командасы" "Әйдә, ШаяРТ" татар КВН лигасының чирек финалында уйнаячак

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kershennr-yd-shayart-tatar-kvn-ligasyny-chirek-finalynda-katnasha

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев