Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

#керэшенкарантинда - тракторист Василий "инстафильм" төшерә

Василий Иванов авыл тормышына багышланган "инстафильм"ның 3 нче сериясен күрсәтте

Кукмара районы Чура авылнада яшәүче карендәшебез Василий Иванов Татарстанда иң күп язылучылары булган татарча сөйләүче блогер буларак танылды. Ул социаль челтәрдә авыл тормышына, җирдә эшләүче кешеләрнең хезмәтен күрсәтә торган фото-видеязмалар урнаштыра. 

Covid-19 коронавирусыннан саклану өчен, Россиядә 28 марттан 5 апрель атнасы эшләми торган атна итеп игълан ителде. Бу атнада һәрберебез дә карантин режимындагы кагыйдәләрне үтәргә тиеш.

Василий Иванов та әлеге вакытны файдалы уздыра: үз куллары белән теплица ясап бетергән, өй юганнар. Шундый эшләр турында видео да төшерергә җитешкән.  "Вирус дип куркып ятып булмый, чәчүгә чыгасы бар", - ди ул.

"Туганайлар" "Керәшен карантинда нишли" дигән акция дә игълан иттте. #керэшенкарантинда дигән хэштег белән видеолар, фотолар җибәрегез.  Җырлыйсызмы, биисезме, көлдерәсезме, әллә инде бүтән нәрсә эшлисезме – анысы сезнең эш. Ә менә иң кызыкларын үзебезнең сайтта, инстаграмда урнаштырачакбыз. 

#айдадомой #сидидома #өйдә утыр #керэшен #кряшены #туганайлар #татмедиа #карантин #коронавирус #домалучше #оставайтесьдома #кряшенкарантинда

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев