Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр форумында булдык

Башкортстан Республикасы Бакалы районы Яңа Илек авылыннан иерей Василий Кузнецов Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булган керәшен төбәкләрен өйрәнүчеләрнең I форумы турында яза

Пленар утырышны кереш сүз белән мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова ачты. Ул билгеләп үткәнчә, форумның максаты - шәҗәрәләр төзергә өйрәнү, авылларның тарихы, бер-беребез белән танышу, чыганаклар белән эшләүнең үзенчәлекләрен ачыклау һәм тәҗрибә уртаклашу.

Чыгыш ясаучылар күп булды, алар арасында тарих фәннәре докторы, дин фәннәре докторы, приход настоятельләре дә бар иде. Докладлар белән шулай ук Татарстан Республикасының Зәй, Питрәч, Мамадыш, Түбән Кама, Тукай һәм башка районнарыннан килгән катнашучылар чыгыш ясады. Zoom платформасы буенча форумга Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районыннан милләттәшләребез дә кушылды.

Валерий Зарубинның чыгышы тыңлаучыларда зур кысыксыну уятты, ул архив документлары – ревизия сказкалары, метрика кенәгәләре белән эшләү турында сөйләде һәм шәҗәрә төзү буенча мастер-класс күрсәтте. Валерий Георгиевич бу эшне яхшы белүе белән бик күпләрне кызыксындырды һәм форум эшенә аерым төсмер кертте.

Чараны оештыручылар барлык катнашучыларга рәхмәт белдерделәр һәм форум буенча җыентык бастыру керәшен авыллары тарихы буенча туган якны өйрәнүдә беренче омтылыш булачагын ассызыкладылар.

Сәфәр кысаларында без «Туганайлар» гәзите редакциясендә булдык, анда иҗат коллективы эше нечкәлекләрен белдек. Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең һөнәри артистлары белән очрашу бездә аерым соклану уятты, аның төп юнәлешләре – керәшеннәрнең үзенчәлекле халык иҗатын тергезү, өйрәнү, башкару һәм саклап калу. Биюләрне һәм җырларны башкарганда аларның күп гасырлар дәвамында иҗат ителгән фольклор иҗаты гына кулланыла.

Форумны оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм һәм халыкның тарихын өйрәнү һәм мәдәниятен тергезү эшендә уңышлар телим.

 Василий Кузнецов , "Авыл таңнары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев