Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшенне җырларында зурлый, Үрнәге дип яхшы затларның

Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Клара Булатова үзенең 85 яшен билгеләп узды

Аның үсмерлек һәм яшьлек еллары Сарман районындагы Ләке авылында, керәшеннәр арасында үткән. Шуңа күрәдер дә, Клара Булатованың керәшеннәргә булган аерым бер ихтирамлы, эчкерсез яратулы мөнәсәбәте үзе иҗат иткән шигырьләрдә, хикәяләрдә дә урын алган. Аның 2011 елда басылып чыккан “Келәү” китабындагы барлык шигырьләре  һәм повесте тулысынча керәшеннәргә багышланган. Сүз уңаеннан, 2015 елда Клара Булатова  Татарстанның Дәүләт бүләге булган Г.Тукай премиясенә дә шушы “Келәү” китабы (һәм тагын бер җынтыгы) өчен лаек була.

Татарстан радиосының шагыйрә Клара Булатованың юбилее уңаеннан әзерләнелеп, 18 март көнне эфирда яңгыраган тапшыруында халык артисты Тәлгать Хәмәтшин “Келәү” китабына кергән шигырьләрне дә укыды. Шулай ук, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге дә аның юбилеена багышлап, шушы “Келәү” китабында урын алган “Пикла әби дәресләре”, “Син исәнме, Лаксандра апа?” һәм башка шигырьләре буенча видео тапшыру әзерләп эфирга чыгарды.

“Туганайлар” газетасы, үзенең барлык укучылары исеменнән, керәшеннең үз шагыйрәсе Клара Булатованы шушы олы юбилее уңаеннан котлый, алдагы гомеренең дә үзе язган шигырьләрдәй матур һәм бәхетле булуын, иҗат уңышлары тели.

 

Җыр тулы бит аның йөрәге

Ләкеләрдә чакта утлар яктың,

Казан аслап түгел, учаклап.

Урамнарга чыгар хәлләрем юк –

Керәшеннәр ала кочаклап.

 

Кочаклаплар күрешкәннәр саен,

Искә төшә сабый чакларым.

Сабый чактан откан керәшен көен

Гомер буйларына сакладым.

 

Эчкерсезлек белән туган җырлар

Онытылмый икән ул бер дә;

Олы көнен, Торыйсын, Питрауларны,

Покрауларны керттем шигырьгә.

 

Керәшеннәр үзен хөрмәт иткән

Кешеләрне зурлый беләләр;

Урамнарга чыгар хәлләрем юк,

Кочакларын җәеп киләләр.

 

Кунак ашы – кара-каршы бит ул,

Шагыйрәсе бүген татарның

Керәшенне җырларында зурлый,

Үрнәге дип яхшы затларның.

 

Эчкерсезлек, хезмәт сөючәнлек –

Керәшеннең асыл үрнәге.

Моңлы җанда мәкер, явызлык юк –

Җыр тулы бит аның йөрәге.

 

Бәрмәнчек бәйрәме

Бүген Зәй-су ярларының

Тылсымлы, серле төсе.

Сәбәбе – бүген дөньяда

Бәрмәнчек якшәмбесе.

 

Бәрәмнчек, көмеш тамчыдай,

Күзләрне чагылдыра.

Бу уйнаклауны “фал ачу”

Диләр Ләке ягында.

 

Фал ачып, язмышны карау

Кемгә дә тәэсир итә.

Бәрмәнчекләрдән һәр күңел

Юатыр юрау көтә.

 

Каралып, әгәр төбеннән

Бөреләр күкшелләнсә,

Яз буе эчтән тетрәп,

Бер афәт көтеп яшә.

 

Чәчелеп көмеш яктылык

Сирпелеп торса көнгә,

Бу язда, димәк, җиреңә

Игелек җиме иңә.

 

Язымшын изге юрауга

Юнәлтеп яши кеше.

Яхшыга юра барсын да,

Бәрмәнчек якшәмбесе!

 

Сакласын безне яманнан,

Бәрмәнчек, көмеш тамчың.

Язларда юраганнардан

Аруы гына калсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев