Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннең данлыклы шагыйре Давид Саврушевский иҗаты

1876 елда Мамадыш өязенең Олы Саурыш авылында туган Давид Григорьевның (Саврушевский) “Сандугач” дип исемләнгән шигырен тәкъдим итәбез

Январь аенда керәшен шагыйре Давид Григорьевның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Шагыйрьнең тууына 145 еллык юбилеена багышланган җыентыктагы “Сандугач” әсәре белән танышыйк. Әлеге шигырь керәшен графикасында язылган. Шулай ук, хәзерге татар теленә күчерелгән вариантын да тәкъдим итәбез. Фольклорчы галим Геннадий Макаров архивыннан алынды.

Сандугач
Сайра, сайра, сандугач, карлар китеб жаз булгач,
Агач-ӱлям жяшяреб, жирнен жöзö жаҥаргач.

Кюб кешеляр тыҥныйлар, – сайра, сайра, чутылдат;
Ачыулыны сюрелдер, моҥайганны тиз жыуат.

Бигюк матур сайрыйсыҥ, нейляр уйлаб жырлыйсыҥ,
Кöйнö каян табасыҥ?

Бютян кошлар алайук сайрамыйлар синеҥ кюк:
Сайраб-сайраб карыйлар, синеҥ кюгюк булмыйлар.

Гяӱдяҥ начар булса да, синеҥ тауыш бик чиста,
Тöсöҥ соро булса да, сайрарга син бик оста.

Ичтя тыҥнаб туймыйым сайрауыҥны, сандугач,
Сине кöндя тыҥныйым, эшляремнян туктагач.

 

Хәзерге татар телендәге варианты:

Сайра, сайра, сандугач, карлар китеп яз булгач,

Агач-үлән яшәреп, җирнең йөзе яңаргач.

Күп кешеләр тыңлыйлар, – сайра, сайра, чутылдат;

Ачулыны сүрелдер, моңайганны тиз юат.

Бик үк матур сайрыйсың, ниләр уйлап җырлыйсың,

Көйне каян табасың?

Бүтән кошлар алай ук сайрамыйлар синең күк:

Сайрап-сайрап карыйлар, синең күк үк булмыйлар.

Гәүдәң начар булса да, синең тавыш бик чиста,

Төсең соры булса да, сайрарга син бик оста.

Һич тә тыңлап туймыймын сайравыңнан, сандугач,

Сине көн дә тыңлыймын, эшләремнән туктагач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев