Керәшенчә “Тик Ток”
Хәбәрләр

Керәшенчә “Тик Ток”

Тик Ток нәрсә соң ул? Tik Tok (тикток) — кыска мобиль клиплар ясау һәм тарату өчен булдырылган махсус кушымта

Берничә ел эчендә әлеге музыкаль берләшмә бөтен дөнья буенча йөз миллионлаган кулланучыларның мәхәббәтен яулый алды. Биредә кешеләр үз клипларын тудыралар, дуслары белән уртаклашалар, башка катнашучыларның эшләрен бәялиләр һәм аралашалар.
Вакыт бер урында тормый. Шуңа күрә дә, замана таләпләренә туры килеп, бер агымда “йөзәргә” туры килә.
Керәшеннәрне популярлаштыру һәм таныту максатыннан “Туганайлар” газетасы беренче керәшен “Тик Ток” @kryasheny битен булдырды. Монда керәшеннәргә кагылышты кыска видеолар урнаштырылып барылачак.
Безгә кушылыгыз һәм “лайк”лар куярга онытмагыз!


Нет комментариев