Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшенчә келәү итә башлаганга 150 ел

Быел керәшенчә келәү итә башлауга – 150 ел, чиркәүгә керәшен теле яңадан кайтарылуга 30 ел тула. Шул уңайдан, бу елда төрле бәйрәм чаралары уза.

1869 елда Олы уразаның беренче атнакөнендә Үзәк керәшен-татар мәктәбе янында урнашкан Арча зираты храмында Ярослав изгеләре хөрмәтенә беренче тапкыр чиркәү-керәшен телендә келәү узган. Службаны алтай миссионеры, булачак Мәскәү святителе иеромонах Макарий (Невский) уздырган. Макарий Казаннан киткәч,
Николай Ильминский кушуы буенча, службаларны укытучы Василий Тимофеев уздыра башлый. Ул тарихка келәүләрне туган телдә уздыручы беренче керәшен буларак кереп калган.
Чиркәүләрдә келәүләр 1920 елларга кадәр керәшенчә узган. Совет заманында халыкны Рус Чиркәвенә кушарга омтылалар. Әмма керәшеннәр христианлык традицияләрен югалтмый, иман китапларын, ябылган чиркәүләрнең тәреләрен, өйләрендә тәре почмакларын саклап кала. Чиркәүгә барып керәшенчә келәү итү мөмкинлеге генә булмый. Моннан нәкь 30 элек, 1989 елның 23 декабрендә зур истәлекле вакыйга була: Казанда священник Павел Павлов Никольск соборы каршында урнашкан Покров храмында беренче керәшенчә Литургия уздыра. Әлеге вакыйга святитель Иоасаф Белгородскийны искә алу уңаеннан үтә. Шушы көннән бирле, келәүләр безнең өчен чиркәү-керәшен телендә уздырылып килә.
Николай Ильминский, святитель Макарий, агартучыбыз Василий Тимофеев, протоиерей Павел Павлов хезмәтләре һәм бер төркем тәрҗемәчеләр ярдәме белән, керәшеннәргә үз телендә келәү итә алу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.
Шушы елның 1 мартында Казанда иеромонах Макарий истәлегенә Алла Анасының Тихвин иконасы чиркәвендә керәшенчә келәү итә башлауның 150 еллыгына багышланган конференция булып узды.
Чарада священниклар, галимнәр, җәмәгатьчелек чыгыш ясады. Конференциядә сүз керәшен көнкүрешен саклап калуның мөһимлеге, халыкны православие динендә ныгытуның, агарту эшләре алып баруның кирәклеге турында сүз барылды.
Шушы елның 23 декабрендә, святитель Иоасаф Белгородский истәлегенә һәм керәшенчә службалар уздырыла башлауга 30 ел тулу уңаеннан, православие динен тотучылар Тихвин чиркәвенә җыелачак. Иртәнге якта бәйрәм литургиясе узачак, соңрак Тихвин чиркәве территориясендә төзелгән часовня аруландырылачак, Павел әтейнең кабере өстендә лития укылачак.
Истәлекле чара Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә конференция белән дәвам итәчәк. Бәйрәм литургиясендә һәм конференциядә республиканың керәшен священниклары һәм керәшен җәмәгатьчелегенең катнашуы көтелә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев