Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен үзәгендә Яков Емельянов китабының презентациясе булды фото

21 февраль көнне Республика керәшен культурасы үзәгендә, Бөтендөнья туган тел көне уңаеннан, зур чара оештырылды

Кичәдә мәртәбәле кунаклар – керәшен духовная миссиясе җитәкчесе отец Димитрий Сизов, Алексеевск һәм Мамадыш благочиниеләре благочинныйлары Павел Чурашов һәм Владимир Иванов, Балык Бистәсе районы керәшен приходлары священнигы Геннадий Сизов, Татарстанның халык шагыйрьләре Григорий Родионов (Гөргери дәдәй), Рабит Батулла, Рәвил Фәйзуллин, галимнәр Геннадий Макаров, Николай Максимов белән Радик Исхаков, “Бәрмәнчек” ансамбле директоры Артур Поляков белән художество җитәкчесе Эльмира Кашапова, җәмәгать эшлеклеләре, яшьләр килгән иде.

Кичәне башлап җибәрер өчен беренче сүз Республика керәшен иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Даниловна Белоусовага бирелде. Аннан соң танылган фольклорчы, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров туган тел турында сөйләде, керәшеннәрнең сөйләм һәм язма теле үзенчәлекләрен күрсәтте. Бу теманы үз чыгышында фәнни эшләр, дәреслекләр авторы Николай Максимов дәвам итте.

Һәрбер районның үзенә күрә сөйләм үзенчәлекләре бар. Балык Бистәсе районы керәшеннәренә хас сөйләм белән Галиәсгар Камал театры актёры, нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов “Рабфакта укучы Маржыйның авылга җазуы” шигырен тәкъдим итте.  

Керәшеннәрнең бәйрәмнәре җыр-моңсыз буламыни? Бәйрәмгә Республикабызда танылган, үз исемнәре булган ансамбльләр дә чакырылган иде. Беренче булып тамашачылар каршында “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле  “Сандугач җибәрдем сезгә” җыруы белән чыгыш ясады.

Шулай ук, кичәдә Казан дәүләт консерваториясенең студентлары катнашты. Студентлар Геннадий Макаров авторлыгындагы “Адашкан сарык” бәете, “Изге калада “Иерусалимда” җыруларын җырлады.

Казан шәһәренең данлыклы “Айбагыр” ансамбле дә чакырулы иде. Алар Мишә буе керәшеннәре репертуарыннан халык җырлары башкардылар.

Кичәнең икенче өлешендә Яков Емельяновның 170 еллыгы уңаеннан дөнья күргән, аның биографиясе, шигырьләре, иҗаты һәм тормыш юлы турындагы мәгълүматлар тупланган китабының презентациясе булды. Бу өлештә китап турында үз фикерләрен белдерү өчен сүз Гөргери дәдәй Родионов, Рабит ага Батулла һәм Равил абый Фәйзуллиннарга бирелде. Күренекле язучылар туган телнең үзенчәлекләре, Җырчы Җәкәү иҗатының әһәмиятен билгеләп уздылар.

Яков Емельяновның китабын булдыруда зур өлешен керткән кешеләрнең берсе – отец Димитрий Сизов. Ул үз чыгышында Яков Емельяновның биографиясен өйрәнгәндә табылган кызыклы яңа фактлар, документлар турында искәртеп узды.

Җырчы Җәкәү тумышы белән Балык Бистәсе районы Алан Полян авылыннан. Кичәдә аның авылдашлары, Лариса Кибякова җитәкчелегендәге “Чулпы” фольклор ансамбле дә чыгыш ясады.

Чараны керәшеннәрнең гимнына әверелгән “Безнең ил” җыруы белән тәмамладылар.

Тулырак материалны газетабызның киләсе санында укый алырсыз.

Фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X