Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен җырулары - «Түгәрәк уен» җиңүчеләре

29 август Казанның “Чулпан” мәдәният үзәгендә “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фольклоры фестивале узды.

Әлеге чара Россия төбәкләреннән килгән 60тан артык иҗат коллективларын берләштерде.

“Түгәрәк уен”да керәшен фольклор ансабльләре дә аз түгел иде. Алар арасында: “Сәлам”, “Казансу” вокаль ансамбльләре, “Тумар” вокаль-инструменталь ансамбле, Зәй районының Дүрт-мунча мәдәният йортының “Тугай” фольклор коллективы, Тукай районының “Питрау” балалар үрнәк фольклор ансамбле, “Яшьлек” балалар хореографик коллективы, Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылының “Бәрәнҗәр” ансамбле, Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылының “Айбагыр” фольклор коллективы, шул ук авылдан Евдокия Алексеева һәм Эльза Гордеева, Теләче районының Субаш авылындагы "Нардуган" фольклор ансамбле.

Бик әйбәт кенә чыгыш ясадык. Фестиваль үзе дә матур узды. Төрле төбәкләрдән җыелган коллективлар белән дә аралашырга өлгердек. Фестивальдән соң, “Уйнагыз, гармуннар” фестиваленә дә барып җитеп, чыгыш ясадык һәм җиңүләр белән кайттык, - диде “Тумар” ансамбленең катнашучысы Марина Казакова.

Нәтиҗәләргә килгәндә,

“Сәлам” – 2нче дәрәҗәле лауреат,

“Тумар” – 1нче дәрәҗәле дипломант,

“Казансу” – 1нче дәрәҗәле дипломант,

“Бәрәнҗәр” – 1нче дәрәҗәле лауреат,

“Тугай” – 1нче дәрәҗәле дипломант,

“Питрау” – 2нче дәрәҗәле лауреат,

“Яшьлек” – 2нче дәрәҗәле лауреат,

“Айбагыр” – 2нче дәрәҗәле дипломант,

Евдокия Алексеева һәм Эльза Гордеева - 1нче дәрәҗәле лауреат,

"Нардуган" - 1нче дәрәҗәле лауреат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев