Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

КЕРӘШЕН ҖЫРЫ КАБАТ КҮРЕШТЕРДЕ

Музыка белгече галиме Наилә Альмеева зур фәнни проект - керәшеннәрнең борынгы җыруларын китап итеп бастыру өстендә эшли. Питрәч (Мишә) һәм Кайбыч керәшеннәре көйләре буенча инде ике җыентык басылып чыкты. Бүгенге көндә галимә, Мамадыш, Алабуга төбәге керәшеннәре көйләрен туплап, өченче җыентыкны әзерли. Бу төбәкләрдә 1980-90 елларда йөреп, һәр көйне, җыруны үзе...

Музыка белгече галиме Наилә Альмеева зур фәнни проект - керәшеннәрнең борынгы җыруларын китап итеп бастыру өстендә эшли. Питрәч (Мишә) һәм Кайбыч керәшеннәре көйләре буенча инде ике җыентык басылып чыкты. Бүгенге көндә галимә, Мамадыш, Алабуга төбәге керәшеннәре көйләрен туплап, өченче җыентыкны әзерли. Бу төбәкләрдә 1980-90 елларда йөреп, һәр көйне, җыруны үзе яздырып алган булса да, хезмәтенә кайбер төгәллекләр кертү өчен, яңадан шул якларга фольклор экспедициясенә чыккан. Бу юлысында моңарчы ишетелмәгән җырулар табармын, яздырып алырмын, дип уйламаган да ул. Мамадыш районының Җөри, Ташлыяр, Комазан Башы, Кумырык, Колышчы, Владимир, Алабуга районының Олы Шүрнәк, Менделеевск районының Иске Гришкино авылларында булып, инде моңарчы таныш җыручыларын да яңабаштан ачкан фольклорчы. Ма- мадыш районы Шәдче авылыннан Александр Архиповның өздереп гармунда уйнавын тыңлау, инде 90 еллардан ук аңа таныш Мария Егорова, Зоя Калабашкина, Татьяна Матвеева (Ташлыяр), Ольга Овечкина (Олы Шүрнәк), Валентина Бармаковалар (Иске Гришкино) белән кабаттан күрешү галимәнең күңеленә күп сөенечләр өстәгән. Наилә Альмееваның әлеге экспедиция вакытын чагылдырган материаллары белән киләсе санда таныш ырсыз.
Фоторәсемдә - Наилә АЛЬМЕЕВА (уртада) Җөри авылы җы ручылары белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев