Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре "Таба"да проектлар тәкъдим итәчәк

Форум 2-5 ноябрь көннәрендә үтә

Бүгенге көндә Казан шәһәрендә "Таба" яшьләр этно-проектлары форумы бара. Биредә 100дән артык кеше катнаша. Катнашучылар арасында "Бәрәкәт" хәрәкәте активисты Аида Сахарова, "Бәрәкәт" хәрәкәтенең экс-җитәкчесе Светлана Максимова, "Бәрмәнчек" ансамбле биючесе Юлия Габдрахманова, Керәшен Сәрдәсенең "Сәяр" ансамбле катнашучылары Айдар Маннапов һәм Маргарита Петрова да бар. Актив керәшен кызы Юлия Дувалова исә чараны оештыручылар исәбендә. 

Аида Сахарованың проекты керәшен яшьләренең 5нче форумына багышланган. Иң соңгы форум 2018 елның язында үткәрелгән иде.

Беренче тапкыр "Таба" акселераторын 2019 елда оештыралар. Акселератор нәтиҗәләре буенча Алсу Хәйруллина 200 мең сум, "Alpar", "TAMR GROUP" командалары, Алмаз Әсхәдуллин 275 мең сум,  "Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова катнашында “ZAKARIA” фольклор-инструменталь ансамбле “ЭтноTrip” проекты белән 245 мең сумлык грант откан иде. Быел проект форум рәвешендә үтә.

3 көн дәвамында катнашучылар экспертлар белән берлектә шәхси проектлары өстендә эшлиячәкләр. 4 ноябрьдә Татарстан милли китапханәсенең яңа бинасында  проектларны яклау узачак. Әлеге этапка катнашучыларның нибары 30 проценты гына үтәчәк. Бу турыда "Татар-информ"ның матбугат конференциясендә оештыручыларның берсе, "ZAKARIA" ансамбле солисткасы Мария Стуклова хәбәр итте. Иң яхшы проектларга грантлар биреләчәк.

Форум кысаларында "Таба" этно-проектлар акселераторының питчинг сессиясе, 30нчы Халыклар дуслыгы фестивале, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкиллекләре слеты, иҗади очрашулар оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев