Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре Мәскәү дәүләт университеты оештырган онлайн-концертта катнаштылар - видео

Студентларны ZOOM платформасы берләштерде

27 июнь көнне “Сәлам” ансамбле солисты Эдуард Данилов һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенткасы Марина Тараканова Мәскәү университеты студентлары үткәргән «Вернадский» мәдәни-белем бирү консорциумының беренче студентлар онлайн-концертында катнаштылар. Концерт ZOOM платформасында конференция рәвешендә оештырылды.

Концертта Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, дәүләт социаль-гуманитар университеты (Коломна шәһәре), Чечен дәүләт университеты, Ульяновск дәүләт университеты, Кабарино-Балкария дәүләт университеты, Казан дәүләт университеты һәм консерваториясе студентлары катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы турында җырлар, рус, татар, кабардин телләрендә халык җырларын башкардылар, ике номер «тере» гитара астында яңгырады. Эдуард Данилов конференциядә “Эрбет” татар халык җыры белән чыгыш ясады. Ә Марина Тараканова, исә, керәшеннәрнең “Әй, канатым ла” җырын башкарып китте.

Концерт онлайн форматта үтсә дә, бик җылы һәм җанлы килеп чыкты. Башкаручылар һәм тыңлаучылар мондый форматта бердәм хезмәттәшлекне, тәҗрибә уртаклашуны дәвам итәргә һәм киңәйтергә карар кылдылар.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев