Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен туеннан чынаяклар урлаганнар

Кукмара районының Чура авылында яшәүче Зоя Егорова безне керәшен туе йолалары белән таныштырды.

– Элек кызларны урлап кайталар иде. Икенче көнне иртән иртүк күршеләре яки туганнары кыз өенә барып, сарык бәтиегез югалмадымы, безгә килеп керде ул, дигәннәр. Кызның әти-әнисе риза булса, аларны кунакка чакырып кала. Кичкә егетнең әти-әнисе, яшьләр кызның әниләренә юл тота. Гадәттә, яшьләр бераз арттарак калып бара, имештер, өйдәгеләрнең ачулары басыла төшсен. Әти-әнисе кызга аклык биреп кайтара. Аклык ул – эскәтер, сөлге, ашъяулык. Шунда ук булачак туй турында сөйләшәләр. Ничә кода чакырабыз, диләр. Кода монда кунак мәгънәсендә дә әйтелә. Кунак булып киләсе дус, туганнарны да кода, диләр. Аларны парлы итеп чакырырга тырышканнар, – ди сөйли безгә Зоя Михайловна.

Кызны сорарга килгәндә, кунаклар так санда килә, үзләре белән ипи ала. Без ипи белән ундүрт кеше килдек, диләр. Ипине калдырып, үзләре белән киленне алып, пар санда кайтып китәләр.

Туйны башта – егет ягы, аннары кыз ягы уздыра. Егет өендәге туйда, өйләр ул вакытта бик кечкенә булганлыктанмы икән, кызның туганнары өстәл артында утырган, ә егет ягы алар каршында биеп-җырлап, сыйлап торган. Кыз ягында киресенчә булган.

– Керәшеннәр бөтен әйтәсе сүзләрен, теләкләрен җыр белән әйткән. Табынга ризыкны да җырлап чыгарганнар. Каенана булачак килененә дә әйтер сүзен җыр белән әйтеп биргән. Кода-кодагыена да, улына да, кунакларга да махсус такмаклар язылган. Авылыбызда Анна Владимирова да бик оста такмак чыгаручы. Кодагыена ул:

«Сандугачка җимнәр сиптем,

Чәчми-түкми ашагыз.

Мин сиңа бирдем кызымны,

Какмый-сукмый асрагыз», – дип җырлаган.

Чура авылындагы Зоя Ефремова да такмаклар җырлап күрсәтте.

«Пешереп куйдым белен,

Өйдәге тышка чыкса,

Кисеп алырбыз телен».

Бу такмакны каенана булачак килененә әйткән. Кияү егетенең анасы кодагыена: «Кодагыем, колагыңа Бер сүз бар киртләсе. Сүз чыкмасын, йортыгызның Биек булсын киртәсе», – дигән. Кыз, кияүгә барганда, егетнең үзенә, әти-әнисенә, туганнарына бүләкләр әзерләп барган. Туйда булган кешеләрне икенче көнне сәгать унга килен токмачына дәшкәннәр. Кыз ягындагы туйдан парлы чынаяклар урлап кайту йоласы да булган элек. Зоя Михайловна: «Ике күкрәгемә ике чынаяк киеп кайтканым бар», – дип көлдерде безне.

Шәһри Казан

– Элек кызларны урлап кайталар иде. Икенче көнне иртән иртүк күршеләре яки туганнары кыз өенә барып, сарык бәтиегез югалмадымы, безгә килеп керде ул, дигәннәр. Кызның әти-әнисе риза булса, аларны кунакка чакырып кала. Кичкә егетнең әти-әнисе, яшьләр кызның әниләренә юл тота. Гадәттә, яшьләр бераз арттарак калып бара, имештер, өйдәгеләрнең ачулары басыла төшсен. Әти-әнисе кызга аклык биреп кайтара. Аклык ул – эскәтер, сөлге, ашъяулык. Шунда ук булачак туй турында сөйләшәләр. Ничә кода чакырабыз, диләр. Кода монда кунак мәгънәсендә дә әйтелә. Кунак булып киләсе дус, туганнарны да кода, диләр. Аларны парлы итеп чакырырга тырышканнар, – ди сөйли безгә Зоя Михайловна. Кызны сорарга килгәндә, кунаклар так санда килә, үзләре белән ипи ала. Без ипи белән ундүрт кеше килдек, диләр. Ипине калдырып, үзләре белән киленне алып, пар санда кайтып китәләр. Туйны башта – егет ягы, аннары кыз ягы уздыра. Егет өендәге туйда, өйләр ул вакытта бик кечкенә булганлыктанмы икән, кызның туганнары өстәл артында утырган, ә егет ягы алар каршында биеп-җырлап, сыйлап торган. Кыз ягында киресенчә булган. – Керәшеннәр бөтен әйтәсе сүзләрен, теләкләрен җыр белән әйткән. Табынга ризыкны да җырлап чыгарганнар. Каенана булачак килененә дә әйтер сүзен җыр белән әйтеп биргән. Кода-кодагыена да, улына да, кунакларга да махсус такмаклар язылган. Авылыбызда Анна Владимирова да бик оста такмак чыгаручы. Кодагыена ул: «Сандугачка җимнәр сиптем, Чәчми-түкми ашагыз. Мин сиңа бирдем кызымны, Какмый-сукмый асрагыз», – дип җырлаган. Чура авылындагы Зоя Ефремова да такмаклар җырлап күрсәтте. «Пешереп куйдым белен, Өйдәге тышка чыкса, Кисеп алырбыз телен». Бу такмакны каенана булачак килененә әйткән. Кияү егетенең анасы кодагыена: «Кодагыем, колагыңа Бер сүз бар киртләсе. Сүз чыкмасын, йортыгызның Биек булсын киртәсе», – дигән. Кыз, кияүгә барганда, егетнең үзенә, әти-әнисенә, туганнарына бүләкләр әзерләп барган. Туйда булган кешеләрне икенче көнне сәгать унга килен токмачына дәшкәннәр. Кыз ягындагы туйдан парлы чынаяклар урлап кайту йоласы да булган элек. Зоя Михайловна: «Ике күкрәгемә ике чынаяк киеп кайтканым бар», – дип көлдерде безне.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/index.php/news/yazmalar/kershen-tuennan-chynayaklar-urlagannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев