Керәшен Сәрдәсендә урам бәйрәме оештырылган - фото
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә урам бәйрәме оештырылган - фото

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында Тройсын бәйрәме алды көнендә Түбән очта зур урам бәйрәме булып узды.

  Яше-карты, олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачты. Бергә уйнап үсеп тә, ничәмә еллар бер-берсе белән күрешә алмаган Түбән оч кешеләренең очрашып кочаклашуын карап тору - үзе бер хозурлык иде. Бу күренешләрнең шаһиты булу - күңелләргә җылы рәхәтлек бирә. Мул итеп әзерләнгән уртак табын - түбән оч халкының гомер-гомергә дус-тату яшәвенең билгесе.
Бөтен урам, бөтен Түбән болын керәшен халык җырлары моңына күмелде.
Шундый рәхәт! Мәңге яшә туган авылым, мәңге дус булыгыз Түбән очым халкы!


Елена Галәветдинова


Нет комментариев