Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә өч волонтёр эшли

"Туганайлар" газетасы Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы волонтерлары белән аралашты.

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында волонтёрлар 4 апрельдән бирле эшли. Биредә алар өчәү - мәдәният йорты директоры Алексей  Дементьев, методист Айдар Маннапов, авыл җирлеге җитәкчесе Николай Морозов. Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегенә кергән Көлкәмәр авылында волонтёр булып социаль хезмәткәр Анна Долгова йөри.

Волонтёрлар көн аралаш район үзәгенә барып, дарулар, азык-төлек алып кайта, кешеләргә кредитларга, утка, газга түләргә ярдәм итәләр. Керәшен Сәрдәсендә волонтёрлар 65 яшьтән өлкәнрәкләргә генә түгел, авылдан чыгып китәргә рөхсәтләре, транспортлары булмаган кешеләр дә булыша. Шуңа күрә бу авылда волонтёрлар беркайчан да эшсез тормый. "Район үзәгенә барган көннәрдә биш-алты, хәтта ун кеше дә мөрәҗәгать иткәне бар", - дип сөйләде Айдар Маннапов.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев