Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен матбугаты тарихыннан

Керәшен гәҗитләре турында

Аны тудыруда 1905-1907 нче елларда Р. П. Даулей һәм Д. Г. Григорьев-Саврушевский күп тырышлык куя. Тик бу идеяне тормышка ашыру мөмкинлеге беренче бөтендөнья сугышы барган елларда, Вятка шәhәренда П. П. Глезденев, Уфада С. М. Матвеев тарафыннан “Сугыш хәбәрләре” һәм “Дус” газеталары чыга башлагач кына туа. Эстафетаны 1918 нче елның апреленнан чыга башлаган “Керәшен” газетасы кабул итә. Совет власте урнашкач, Алабуга шәһәрендә “Алга барыек” газетасы чыга башлый, тик аның гомере бик кыска була (редакторы Г. И. Зубков).

Шул ук вакытта Минзәләдә “Хәбәрләр” газетасы чыга башлый. Аның да берничә саны гына дөнья күрә. Кызылармияче керәшеннәр өчен 1918-1919 нчы елларда “Кызыл солдат” газетасы чыга. 1919-1921 нче елларда И. А. Алексеев редакторлыгында “Кызыл әләм” газетасы нәшер ителә. Идел буенда булган ачлык вакытында әлеге газетаны в “Белемнек” журналы алыштыра. 1922 нче елдан алып 1930 нчы елга кадәр атналык “Киңәш” газетасы чыгарылып килгән. 1993 нче елдан алып 2002 нче елга кадәр “Керәшен сүзе” иҗтимагый-сәяси гомуммкерәшен газетасы чыгалылап килгән.

"Керәшен сүзе" гәҗитеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев