Кичә, 26 апрель көнне, Лаеш районында «Национальная красавица – 2019» («Милли чибәр – 2019) конкурсына йомгак ясадылар.
Анда карендәшебез, Ташкирмән авылы кызы Екатерина Кормачева җиңүче дип табылды.
Конкурста җиде кыз катнашкан. Алар, матурлык ягыннан гына түгел, ә талантлары һәм милли белемнәре буенча да биш турда көч сынашканнар. Кызларны номинацияләр буенча бүләкләгәннәр. Екатерина - төп җиңүче - «Национальная красавица – 2019» исеменә лаек булган.
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз.
Нет комментариев