Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен блогерларына "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең "Тамга" премиясе тапшырылды

Премияне Олеся Дмитриева һәм Василий Иванов алды

Керәшен блогерлары Олеся Дмитриева белән Василий Иванов "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең "Тамга" премиясен алдылар. Әлеге премия интернетта татар телендә алып барыла торган иң яхшы проектлар өчен бирелде. "Тамга" сыннарын тапшыру тантанасы кичә, 3 мартта, Милли китапханәнең "Моң" театраль мәйданында булды. Җиңүчеләрне өч номинациядә бүләкләделәр: "Инстаграмда милли аккаунт", "Татарлар ТикТокта", "Татарча Ютуб канал".

Кукмара районыннан авыл тормышын, эшен күрсәтүче Василий Иванов "Инстаграмда милли аккаунт" номинациясенең җиңүчесе булды. Сынны алырга чыккач ул әлеге премиягә чакырулары өчен рәхмәт әйтте. "Видеоларны кызган чакта куеп атабыз. Кызган чакта куймаска кирәк икән", — диде ул. Безнең коллегабыз, ТикТокта, Инстаграмда актив рәвештә аккаунтлар алып баручы блогер Олеся Дмитриеваны "Татарлар ТикТокта" номинациясендә бүләкләделәр. Ул да оештыручыларга рәхмәтен белдерде. "Татар телендә милли аккаунтлар үссен", — дип теләде ул. Карендәшләребезне котлыйбыз!

Фото: Салават Камалетдинов

Салават Камалетдинов

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/photo/premiya-tamga-5821021

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев