Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен балалары өчен күңелле Чыршы бәйрәме узды - фото

Яков Емельянов исемендәге  мәдәни үзәктә балалар өчен "Фердинандның Яңа ел маҗаралары"  дип атлаган тамаша булды

Бирегә төрле яшьтәге балалар җыелган иде. Мәдәни үзәк бик кызыклы бәйрәм әзерләгән. Нәниләр төрле мультфильм  геройлары белән танышты. Бергәләшеп җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Тамашаның төп герое  - үгез Фердинандка, үзенең урынын бирергә теләмәгән - Күсе Ремины, җиңәргә ярдәм иттеләр. 

Кичәгә, гадәттәгечә, Кыш Бабай һәм Кар Кызы да килде. Балалар күңел ачтылар, шигырьләр сөйләделәр. Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алды.

Оештыручылар, бирегә керәшен балалары җыелганын истә тотып, керәшен биюен дә биеттеләр. 

Шулай ук, балаларга Ел символы белән магнитиклар ясау буенча матер-класс бик ошады. Аларны, төрле буяулар кулланып, нәниләр үзләре ясадылар.  

Шунысын да искәретеп үтәргә кирәк, пандемия аркасында, чара Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен истә тотып үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев