Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылларында Питрау бәйрәмен уздыру көннәре билгеле булды

Республикабызның керәшен авылларында Питрау атнасы буе җәйге җыеннар гөрләячәк

Питрау – православие буенча, апостоллар Петр һәм Павелның газапларын искә ала торган көн. Питрау, шулай ук, җәйнең кыл уртасы да. Керәшеннәрдәге бәйрәмнәр циклы бик борынгыдан ук уйланылып төзелгән. Бәйрәм-җыеннар дин белән генә түгел, мәҗүсилектән килгән ышанулар, табигать белән бик нык бәйле. Монда Табигать-Анадагы бер үзгәреш тә игътибарсыз калмый. Шулай итеп, Питрау, Торыйсын, Элҗен, Покрау көннәре җыен белән берләштереп үткәрелә башлый.

Питрау – елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән вакыты. Элгәре бу көнне яшьләр соңгы түгәрәк уеннарга җыелган, чөнки бәйрәмнән соң халык болынга печәнгә төшкән. Болыннар чәчәкләр белән ямьләнеп, печәнгә төшкән чакта, табигатьнең иң гүзәл бер мәлендә керәшеннәрнең Питрау атнасы буе җыеннар уздыра.  Питрау атнасы 12 июльдә башланып, бер атна дәвам итә.

Алдагы атнада Татарстанның керәшен авылларында Питрау бәйрәмен зурлап үткәрергә әзерләнәләр.

12 июль көнне Питрау җыеннары Балтач районының Биктәш авылында; Зәй районының Югары Баграж авылындагы Кашка тау итәгендә; Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында; Кукмара районының Түбән Чура авылында; Мамадыш районының Албай авылында; Менделеевск районының Сәйтәк авылында; Сарман районының Ләке авылында; Тукай районының Мәләкәс авылында була.

14 июль көнне Чаллы шәһәренең Җиңү паркында Питрау бәйрәме быел 3нче тапкыр уздырыла. Шул ук көнне Менделеевск районының Тагай авылында да бу бәйрәм оештырыла.

15 июль көнне Сарман районының Наратасты авылында; Түбән Кама районының Келәтле авылында халыкны Питрау түгәрәк уеннарына чакыралар.

16 июль көнне Балык Бистәсе районының Шеморбаш авылында; Мөслим районының Яңа Усы авылында; Сарман районының Түбән Чыршылы авылында; Түбән Кама районының Олы Аты авылында; Чистай районының Бахта авылында Питрау җыеннары оештырыла.

Шулай ук, 16 июль көнне, бәйрәмнәрне йомгаклап, Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев