Ульяновск шәһәрендә физик культура буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Татарстанның җыелма командасында республиканың төрле шәһәрләреннән 41 укучы катнашты, шул исәптән Мамадыш шәһәренең 4 нче мәктәбеннән бертуган Вероника һәм Алина Антоновалар. Вероника 3 ел рәттән (2021, 2022, 2023 елларда) Казанда җиңеп, Курск, Екатеринбург һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә узган Россиякүләм олимпиадаларда призер булган иде инде. Быел да, ул җиңүчеләр рәтендә. Ярышлар ике өлештән торган: теоретик һәм практик тур.
.jpeg)
Вероника бәләкәйдән спортны үз итә. Мамадыш сәнгать мәктәбенең бию классын тәмамлый, шуның белән беррәттән, 4нче мәктәптәге спорт түгәрәгенә йөри. Акробатика, йөгерү, чаңгыда шуу белән шөгыльләнә.


Алина да апасы кебек спорт түгәрәгенә йөри. Быел аның Россиякүләм олимпиадада беренче катнашуы, призер булырга нибары 0,5-1 балл гына җитми калган.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев