Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен егете, агроном Олег Умнов мул уңышка сөенә

Зәй кырларында шикәр чөгендере алу, терлек азыгы әзерләү эшләрен башлап җибәргәннәр.

Район аграрийлары кырларда бер эшне икенчесенә ялгап, көзге эшләрне тиз көннәрдә төгәлләргә омтыла. Механизаторларның бер төркеме шикәр чөгендерү казу белән мәшгуль булса, икенчеләре - кукуруз, рапс уңышы җыюда, өченчеләре - бушап калган кырларны сукалауда, дүртенчеләре көзге чәчү эшләрен башкаруда тырыш хезмәт куя.

Район кырларында бүгенге көндә 2070 гектар мәйданда шикәр чөгендере казылган, алардан 69402 тонна тамыр-азык җыелган. Чөгендер кырларда өемнәргә җыела, ә шикәр заводына чимал кирәк булуга карап, алар кагат кырларына кайтарыла. Иң мул уңыш «Зәй» агрофирмасы кырларында күзәтелә. Комбайнчылар шикәр чөгендере кырларында көр күңел белән эшли.

- Елына күрә уңышның мул булуы барыбыз өчен дә куанычлы. Хәзерге вакытта безнең механизаторлар Дүрт-Мунча авыл җирлеге территориясендәге «Игенче» бүлекчәсе кырларында эшләүгә кереште. Биредә 489 гектар мәйданда шикәр чөгендере бар. Хәзергә агрофирмада уңыш уртача 330 центнер тәшкил итә. Ә менә «Алга» бүлекчәсе кырларында урыны-урыны белән гектарыннан уңыш 400 центнерга җиткән басулар булды. Шикәрлелек тә әйбәт - 17,91 процент. Алга таба чөгендер көннән-көн баллана бара, димәк, тамыр-азыктан шикәр алу да әйбәт булачак дигән сүз. План буенча шикәр чөгендере казуны 20 октябрьләр тирәсенә төгәлләргә уйлыйбыз, - ди «Зәй» агрофирмасы агрономы Олег Умнов.

Механизаторлар кукурузны силоска салу эшен дә алып бара. Яңа уңыштан 8858 тонна силос базларга урнаштырылган. Агымдагы елда яңгырлар булмау сәбәпле, күпьеллык үләннәрне икенче кат чабу мөмкин булмаса да, узган ел терлек азыгын зур запас белән әзерләү нәтиҗәсендә кышкы чорга терлек азыгы өчен борчылыр урын юк, диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә. Шулай ук, рапс җыю да 56 процент мәйданда тәмамланган.

Көзге чәчү эшләренә килгәндә, аграрийлар инде көзге бодай чәчүне төгәлли. Көздән җир куенына кертеп калдырылучы орлыкларга игенчеләр зур өметләр баглый, чөнки алар ел саен иң зур уңыш бирүләре белән билгеле.

Ә инде уңышы җыелган басулар куәтле техника белән сукаланып та бара. Бүгенге көнгә планга куелган мәйданнарның 61 процентында көзге сөрү эшләре тәмамланган. Бу эшне дә механизаторлар тиз арада төгәлләп, киләсе ел уңышы өчен тыныч булу максатында эшли.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев