17 октябрь көнне Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Покрауга багышланган бәйрәм кичәсе узды
Бәйрәм чарасын үзәкнең директоры Людмила Белоусова карендәшләрне Покрау белән котлап башлады.
Чарага Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, аның җитәкчелегендәге "Сәлам" ансамбле, Казан дәүләт консерваториясенең фольклор коллективы, "Айбагыр" ансамбле солистлары, керәшен хәрәкәте ветераннары һәм яшьләр килгән иделәр. Бәйрәм күңелле җырулар, уеннар белән үрелеп барды.
Бу хакта тулырак "Туганайлар" газетасының киләсе саныннан укыгыз. Кичәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Фото: Фирая Моратова һәм Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк.
Нет комментариев