Казанда «КышДаКар-фест» кышкы фестиваль узачак
Хәбәрләр

Казанда «КышДаКар-фест» кышкы фестиваль узачак

«Казан» гаилә үзәге һәм Бауман урамында үзмәшгульләргә сәүдә итү мөмкинлеге була.

«Казан» гаилә үзәге һәм Бауман урамында үзмәшгульләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре, эшмәкәрләр һәм фермерлар өчен 19 павильон урнаштырачаклар. Анда алар үз продукцияләрен тәкъдим итә алачак.

Фестиваль «Казан» гаилә үзәге янындагы чыршыны ачу көнендә, ә Бауман урамында 30нчы декабрьдә эшли башлаячак. «КышДаКар-фест» 8 нче гыйнварга кадәр үткәреләчәк.

Казан шәһәре


Нет комментариев