Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Георгий Ибушевның иҗат кичәсе булды видео

Чара Милли китапханәнең зур залында узды.

20 февраль көнне Казан шәһәренең Милли китапханәсендә Татарстанның халык җырчысы, шагыйрь Георгий Ибушевның иҗат кичәсе булды.

Җыр - Георгий Ибушевның гомер юлдашы. Балачак хәтирәләре, яшьлек вакытлары, хезмәт иткән еллары, онытылмас студент чоры, бормалы тормыш юлы – болар барысы да бу көнне Георгий дәдәй белән искә алынды. Георгий Ибушев кичәне үзенең иң төп кораллары поэзия һәм җыр белән үреп барды.

Кичәдә Георгий Ибушевның иҗатташ дуслары да катнашты. Нәфис сүз остасы, Татарстанның атказанган артисты Рәшит Сабиров үз чыгышын Георгий Ибушевның “Сәлам сезгә!” шигыре белән башлап җибәрде. “Кайсы гына артистның концертын алып барсам да, мин халык алдына Георгийның әлеге шигыре белән чыгам”, - дип сөйләде ул. “Күп кенә артистлар үз сүзләрен шигъри юлларга сала алмый. Ә менә Георгийга Ходай шундый матур сәләт биргән”, - дип тә искәртеп узды артист.

Георгий Ибушевның шигырьләренә нигезләнеп күп кенә моңлы җырлар иҗат ителгән. Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров карендәшебезнең “Әнкәйгә” шигыренә язылган җырны башкарып китте. “Әйдә, Фәрит, бүләгеңне тапшыр!”, - дип, шаярып чакырды аны Георгий дәдәй. “Бик рәхәтләнеп”, - дип җавап кайтарды Мирзануров. Шул чак залга бик таныш һәм моңлы җыр агылды.

Татарстанның халык артисты Мингол Галиевны Георгий Ибушев үзенең укытучысы, остазы дип тәкъдим итте. “Мингол абый минем якташым. Ул мине, гади авыл малаен, зур сәхнәгә алып чыккан кеше. Мин аның алдында баш иям”, - дип яратып сөйләде Ибушев. Алар икәү бергә матур җырлар суздылар.

Мин бу кичәгә килгән тамашачыга сокландым. Аларда җырчыга карата шундый зур  мәхәббәт, чиксез хөрмәт. Бар җырчыга да шундый тугры тамашачылар язсын!

Кичә ахырына якынлашканда Георгий Ибушевка кечкенә кәгазь битләрендә хатлар килә башлады. Аларның һәрберсендә артистның кабат җыр башкаруын сорыйлар. Георгий дәдәй дә каршы килми. Күптәннән җырланмаган җырларны да исенә төшереп, тамашачысына бүләк итә.

Кичәдә җырчының аккомпаниаторлары булып танылган музыкантлар  - карендәшебез Геннадий Максимов һәм Татарстанның атказанган артисты Роман Чуйнов булды.

“Туганнарым” дип эндәште Георгий дәдәй үз тамашачысына. Кичәгә, чыннан да, җырчының туганнары җыелган иде: аның авылдашлары, иҗатташ дуслары, райондашлары һәм дә тугры тамашачылары. Бу кичәне дә гади иҗади кичә дип атап булмый. Бу - әңгәмә-кичә булды. Үз тамашачысы белән аралашып, җылы атмосфералы кичә уздырды Георгий дәдәй. Рәхмәт сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исенлек хейерле гомер телибез!сезнен ихлас кунелегез жырларыгызда мон булып халыкны тербияли