Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан Сабан туена яулык җыю йоласында "Айбагыр" халык ансамбле дә катнашты – фото

Татарстанның төп Сабан туе Казанда 19 июнь көнне була

Быел бәйрәм чаралары дүрт мәйданда узачак, төп мәйданчык Тынычлык поселогы янындагы Каенлык була. 

17 июнь Казанда махсус маршрут буенча Сабан туена сөлге җыю йоласы узды. Анда Казаннан "Айбагыр" керәшен халык фольклор ансамбле дә (җитәкчесе – Галина Казанцева) катнашты. Алар бизәлгән атларга утырып, матур җыр-биюләр белән Сабантуй яулыгы җыйды. 

Каенлыкта уздырыла торган Казан Сабан туенда керәшеннәрне, гадәттә, Мамадыш районы тәкъдим итә иде. Алар үзләренә  бүлеп бирелган зур гына территориядә "керәшен авылы"н торгызып, халкыбызның мәдәниятен башкала халкына күрсәтә иде. Быел бу эш Менделеевск районына тапшырылган. Җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Мамакова хәбәр итүенчә, быел алар керәшен культурасы белән бергә районда яшәүче башка халыкларның да йола-гадәтләрен дә күрсәтәчәк. Сабантуй 19 июнь көнне була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев