Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан керәшен оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтте - фото

26 февраль көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Казан керәшен оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилей конференция форматында барды.

Конференциядә Татарстан Халыклары Ассамблеясе Советы исполкомының җитәкчесе Николай Владимиров, Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан шәһәре исполкомыннан Илгиз Сарманов, республика районнарыннан карендәшләр, керәшен хәрәкәте ветераннары, священниклар һәм башкалар катнашты.

30 ел дәверендә оешмада 7 җитәкче алышына. Болар – Григорий Родионов, Аркадий Фокин, Геннадий Макаров, Николай Максимов, Николай Токранов, Петр Ефимов, Мария Семёнова. Конференцияне бүгенге көндә җитәкче вазифаларын башкаручы  Светлана Борисова алып барды.

Конференцияне Николай Максимов “Буыннар чылбыры өзелмәсен” дип аталган доклад белән башлап җибәрде. Докладчы керәшенлекне югалтмаска өндәде.

Григорий Родионов Казан керәшен оешмасына нигез салучы кешеләрнең берсе булып санала. Ул конференциядә катнашучыларны җәмгыятьнең оешу тарихы белән таныштырып үтте. 1988 елда Казанның Тинчурин театрында Бөтенсоюз керәшен фольклор коллективлары катнашында концерт уза. Шунда Григорий Родионов бар халык алдында татар иҗтимагый үзәге каршында керәшен бүлеге оештырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыга. Концертта булган барлык халык бу тәкъдимне хуплап чыга. Шунда ук оештыру комитеты төзелә. Аңа Григорий Родионов, Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Геннадий Макаров, Максим Глухов, Аркадий Бикжанов, Николай Евстафьевлар керә. “Бу оештыру комитеты тәкъдиме белән, Татарстанның, Казан шәһәренең, Чаллы, Түбән Кама һәм башка районнарның керәшен оешмалары төзелде. Бүгенге көндә дә алар рәсми рәвештә үз эшләрен уңышлы гына алып баралар”, - диде Григорий Родионов.


20 ел буена җитәкче булып торган Мария Семёнова оешманың эшчәнлеге турында сөйләде. Өч дистә елда бик күп чаралар узганы турында билгеләп үтте. Оешма төзелгән вакытта күтәргән мәсьәләләрнең мөһимлеген дә искәртте Мария Семенова. Аннан соң Геннадий Макаров, Аркадий Фокин докладлар белән чыгыш ясадылар.

Түбән Кама “Керәшен” этнографик оешмасы җитәкчеләре Тамара Баһаветдинова Казан оешмасын юбилее белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырды. Алабуга керәшен оешмасының ул чордагы җитәкчесе Людмила Григорьева да котлап сүз әйтте. Танылган художник Илья Максимов оешмага «Вера, Надежда и Любовь» дип аталган картинасын бүләк итте.

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова Казан керәшен оешмасы белән 1997 елдан алып хезмәттәшлектә торуы турында сөйләде. Үз чыгышында ул бүгенге көндә юбилейда катнаша алмаган активистларны, 30 ел дәверендә булган вакыйгаларны искә алды.

Чарада керәшен хәрәкәте активистларына, ветераннарга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары Геннадий Макаров, Николай Максимов, Григорий Родионов, Мария Семёнова, Аркадий Фокин һәм Пётр Ефимовка; Татарстан Халыклары Ассамблеясенең Мактау грамоталары Елизавета Антонова, Аграфена Васильева, Георгий Ибушев, Вера Семёнова, Раиса Семёнова һәм Геннадий Петровка бирелде. Казан шәһәре керәшен оешмасының Рәхмәт хатлары Лидия Әхмәтова, Зоя Борисова, Вера Григорьева, Андрей Григорьев, Анна Кузьмина, Любовь Кутузова, Вера Мещерякова, Аркадий Павлов, Николай Токранов һәм Александр Харитоновларга тапшырылды.

“Айбагыр” (җитәкчесе Галина Казанцева) керәшен халык фольклор ансамбленең чыгышы конференциягә милли колорит өстәде.

Юбилей чарасы турында газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев