Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан керәшен мәдәнияте үзәгенә Зәйдән кунаклар килде – фото, видео

16 август көнне Зәй районы керәшен хәрәкәте ветераннары Казанга экскурсиягә килде

Төрле өлкәдә хезмәт итеп, хәзер лаеклы ялда булган 17 зәйле Казанда Керәшен мәдәнияте үзәге белән таныштылар. Әлеге Үзәк каршында гына булган Тихвин Алла Анасы Иконасы чиркәвенә кереп, күптән түгел бакыйлыкка күчкән Павел әтейнең кабере янына бардылар. Аннары ветераннар чиркәү территориясендә урнашкан керәшен музеенда булдылар. 
Керәшен мәдәнияте үзәгендә кунакларны Казан шәһәренең «Айбагыр» халык ансамбле җыр-бию белән каршы алды. Республика керәшен оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова ветераннарны Үзәк белән таныштырды, Керәшен җорты алдында торган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде. 
Кунаклар, Керәшен мәдәнияте үзәген карап чыкканнан соң, соклануларын яшермәделәр. Казанга барырга ярдәм күрсәткән җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Чапковка рәхмәт белдерделәр. Киләчәктә дә мондый очрашулар булып торсын, дигән теләкләр әйттеләр. 
Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев