Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысында "Покрау җитсә, кыш килә" кичәсе булды

17 октябрьдә Казаклар Чаллысы авылы мәдәният йорты Балык Бистәсе районындагы барлык керәшен ансамбльләрен “Покрау җитсә, кыш килә” дигән кичәгә җыйды

 

Борынгы йолалар, традицияләр, бәйрәмнәр торгызыла торган чорда яшибез. Замананың үз тәртипләре, үз модасы булса да, күңелләр, нигәдер, халык көйләренә, борынгы йолаларга тартыла. Бу уңайдан, 2013 елда Казаклар Чаллысы авылында Май чабу бәйрәме үткәрелә башлый. Хәзер ул – авылның иң матур традицияләреннән берсе. Бәйрәмгә беленнәр ашап, таудан шуарга казакчаллылар гына түгел, күрше-тирә авыл кешеләре дә килә. Казаклар Чаллысы мәдәният йорты художество җитәкчесе Сергей Новиков Покрау бәйрәмен уздыруны да шундый бер күркәм традиция итәргә тели.

Покрауга авыл хуҗалыгында эшләр тәмамлана, бакчалардан уңыш җыелып бетә. Шуңа күрә Покрауда җәй көне җиң сызганып, тырышып эшләгән, көзен мулдан уңыш җыйган бакчачыларны да искә алырга кирәктер. Бәйрәмгә бер атна кала, Казаклар Чаллысы авылының “Ватсап” төркемендә “Иң оста бакчачы” конкурсы игълан иткәннәр. Атна дәвамында авылда иң зур яшелчәне барлаганнар. Кичәдә исә конкурсның җиңүчеләре бүләкләнде.

Авылның иң оста бакчачы дип, Елена Александрова табылды. Аның кишере – 535 граммлы, ә помидоры 745 граммлы булды. Галина Шапиева – 3615 граммлы чөгендер, Татьяна Степанова – 439 граммлы бәрәңге, Лидия Новикова – 310 граммлы суган, ә Аланнан Лариса Киябкова 535 граммлы кыяр үстергән. Ә иң зур яшелчә Лариса Кузьминаныкы булды. Ул конкурска яшелчә патшасын – 35 килограмм 400 граммлы кавын тәкъдим иткән. Катнашучыларның барысына да бакча эше өчен кирәкле булган мотыга, лейка бүләк иттеләр. Югарыда телгә алынган барлык  яшелчә мәдәният йортының фойесында оештырылган күргәзмәдә урнаштырылган. Биредә, шулай ук, Аланнан – Зөләйха Кутузова, Бирдебәктән – Евдокия Толстова, Иванайдан – Надежда Евдокимова һәм Казаклар Чаллысыннан Валентина Ефимованың кул эшләрен күрергә мөмкин иде.

“Без үскәндә Покрау бәйрәмен үткәрмиләр иде. Хәзер бөтен иркенлек бар”, – дип сөйләде Иванай авылыннан шигырьләр язучы Анна Зиннатова. Ул Иванай болыннарында уйнап үскән, “ухалла”лар тартып эшләгән балачагы турында шигырь сөйләде. Анна Зиннатованың авылдашы Любовь Емельянова “Ак куянның ак баласы” җырыуын башкарды. Кичәдә, шулай ук, Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, автор-башкаручы Надежда Токранова  да катнашты.

Кичәгә чакырылган кунаклар һәрберсе дә бәйрәмгә берәр күренеш әзерләп килгәннәр иде. Алан-Полян һәм “Кызыл Йолдыз” авылы кешеләреннән торган “Чулпы” ансамбле (җитәкчесе – Лариса Кибякова) “Бал спасы” йоласын күрсәтте, ә Шомырбаштан килгән ансамбль “Өй туе” йоласын сәхнәләштергән иде. Ул ансамбльнең җитәкчесе – Валерий Фёдоров.

Бирдебәк авыл клубы директоры Евдокия Толстова 2019 елда Үри авылы музеенда “Тәңкәләр” ансамбле оештыра. Коронавирус куркынычы булы сәбәпле, өлкәннәрнең әлеге ансамбле бәйрәмгә килә алмаган. Кичәдә Бирдебәкнең яңа гына оешкан ансамбле дә катнашты. “Бирдебәктә керәшеннәр күп яшәми. Шуңа күрә керәшен ансамбленә татар кешеләре дә йөри”, – дип сөйләде Евдокия. Әлеге ансамбльдә – ул үзе, ирле-хатынлы Рәйханә һәм Әсхәт Әхмәдуллиннар. Ансамбль “Урманнарга керсәм” һәм Кәләй авылы көен башкарды.

Казаклар Чаллысының “Нур” халык ансамбле туйда кодаларның аш чыгару йоласын әзерләгән. Егет ягы кодаларны сыйлады, аларга атап җырлар җырлады. Яшь киленнең булдыклылыгын да сынадылар. Килен тиешле кыз сәхнәдә каз җонын йолкып күрсәтте. Шуннан соң, пешкән каз ите туралды. Боларның барысы да җыр астында башкарылды. Күренешнең авторы – 1986 елдан 2002 елга кадәр “Нур” халык ансамблен җитәкләгән Мария Антонова. Әлеге кичәдә автор үзе дә  егет ягыннан бәйрәмне алып баручы өлкән түти ролендә катнашты.

Бәйрәм башында Сергей Новиков: “Без моны концерт түгел, туганнар җыелышкан кичә дип кабул итик”, – дип әйткән иде. Чыннан да, кичә бик гади үтте. Ансамбльләргә йөрүчеләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Май чабу кебек  үк, Покрау да әлеге авылның бер “фишка”сы булып, Балык Бистәсе керәшеннәрен берләштерә торган олы бәйрәмгә әйләнсен иде.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев