Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысында "Май чаптык" - фоторепортаж

Май чабуда әби-бабаларыбыз атна буе бәйрәм иткән. Һәрбер көннең үзенә күрә бер атамасы, билгеләмәсе булган. Атна башын халкыбыз "Очрашулар" белән башлап җибәрсә, ахырын "Пручти кич" белән тәмамлаган.

Бүген Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында Май чабу бәйрәме гөрләде. Хәзер инде эллекечә атна буе бәйрәм итмиләр. Шулай да, авылда Май чабуның ахыргы көне ел да зурлап уздырыла.

Авылга бүген яз килгән иде. Көне дә җылы булды, кояш та бәйрәмгә үз фатихасын биргәндәй елмаеп торды. Май чабу бәйрәменең бер мөһим йоласы булып белен пешерү санала. Бу бәйрәмдә нинди генә рецептлар буенча беленнәр пешерелмәгән! Казаклар Чаллысы авылы киленнәре дә Май чабу бәйрәмендә белен пешерү осталыкларын күрсәтте. Уңган киленнәр үз беленнәрен авыл халкы хөкеменә бирде. Соңыннан киленнәр арасында иң җитезе, уңганы билгеләнде. Гармуннар белән җырлашып, кызыклы уеннар уйнап, тәмле беленнәрдән авыз итеп, матур теләкләр теләп, күңелле генә халык кышны озатып җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы.булдыргансыз.