Кайгылы чакта көенмә... Җырчы Җәкәү шигыре
Хәбәрләр

Кайгылы чакта көенмә... Җырчы Җәкәү шигыре

Кайгылы чакта көенмә, Тыныч торам дип сөенмә, Бу дөньяның хәсрәте Һәр кешенең өендә. Кайгылы чакта тынычлык Ходайның үзеннән киләдер, Килгән тынычлыкны тоючы Төрле сыналуны җиңәдер. Кайгылар килә бәндәгә Үткән тормышын сизәргә; Үткән тормышын аңлаган Биренә Алланы данларга. Алланы данлаган бәндәнең Кайгылы көннәре тиз үтә, Үткән көннәрне тикшерсәң, Алланың изгелегенә ис...

Кайгылы чакта көенмә,

Тыныч торам дип сөенмә,

Бу дөньяның хәсрәте

Һәр кешенең өендә.

Кайгылы чакта тынычлык

Ходайның үзеннән киләдер,

Килгән тынычлыкны тоючы

Төрле сыналуны җиңәдер.

Кайгылар килә бәндәгә

Үткән тормышын сизәргә;

Үткән тормышын аңлаган

Биренә Алланы данларга.

Алланы данлаган бәндәнең

Кайгылы көннәре тиз үтә,

Үткән көннәрне тикшерсәң,

Алланың изгелегенә ис китә!

Алланың изгелеген тикшерергә

Кайгы кургәннәр куәтле,

Кайгылы көндә түзгәнне

Ходайы итмәс оятлы...

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев