Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычта “Җырлап-биеп, уйнап-көлеп күңел ачыйк әле” исеме астында концерт карадык

2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы кысаларында 3 мартта, районының мәдәният йортында, керәшен фольклор коллективларының концерты булды

Зал тулы тамашачы керәшен халкының буыннан-буынга сакланып килгән йолаларын, җыруларын, дәртле биюләрен карап хозурланды. Алар арасында укучы балаларның күп булуына беркем дә игътибар итми калмагандыр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бу хакта уңай фикерен әйтте: “Катнашучы һәм тамашачы мәктәп укучыларына рәхмәтемне белдерәм. Сез – безнең киләчәгебез. Традицияләребезне, йолаларыбызны сезгә тапшыра алсак, безнең зур бурычыбыз үтәлер, алар югалмас, халкыбыз яшәр”, – диде ул. Керәшен халкының хезмәт сөючән, киң күңелле булуы хакында да искәртеп үтте.

Концертны районның дәрәҗәле кешеләре дә, Ульяновск өлкәсеннән килгән мәртәбәле кунаклар да карадылар. ”Без үзебез дә сезнең белән бергә җырладык, биедек күңелебез белән керәшеннәрнең тарихын, йолаларының әһәмиятен аңлап утырдык, үз мирасын югары дәрәҗәдә саклаганнары өчен керәшеннәргә рәхмәтебезне белдерәбез”, – дип үз фикерен белдерде Ульяновск өлкәсе халыклар дуслыгы йорты директоры Светлана Ковшенина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев