Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычта “Булгария” теплоходы фаҗигасе корбаннарын искә алдылар

Кайбычта 2011 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы фаҗигасендә һәлак булган райондашларны искә алдылар.

Бу турыда "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәр итә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Ләйсән Фәррахова, Мәлки авыл җирлеге секретаре Альбина Шпакова белән бергә башта Мәлкидә яшәүче Серафима Рябчикова янына бардылар. Ул “Булгария” фаҗигасендә улы Сергей белән килене Иринаны югалткан. Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев белән бергә Зоя Максимова, Людмила һәм Петр Башуриннар гаиләләрендә булдылар, район башлыгы исеменнән кайгыларын уртаклаштылар, күчтәнәчләрен тапшырдылар. “Бу фаҗига безне кара кайгыларга салды.Наташабыз карынындагы сабые белән бергә мәңгелеккә китте. Аның юклыгына күңел ышанмый.“Әни, Идел аша чыгабыз, суда телефон тотмый, Казанга кайткач шалтыратам”, дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый. Кайгыбызны уртаклашырга килүчеләрнең барысына да рәхмәт”, – диде Людмила Петровна.

Фото: "Кайбыч таңнары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев