Кайбычта 1 сентябрьгә иң яхшы әзерләнгән мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ачыкладылар
Хәбәрләр

Кайбычта 1 сентябрьгә иң яхшы әзерләнгән мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ачыкладылар

Кайбыч районы укытучыларының традицион август киңәшмәсендә мәктәпләр һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләү буенча үткәрелгән бәйге җиңүчеләрен игълан иткәннәр.

Капиталь ремонт узмаган мәктәпләрдән беренче урында – Иске Тәрбит мәктәбе, Колаңгы, Хуҗа Хәсән мәктәпләре икенче-өченче урыннарга чыккан. Бу турыда "Кайбыч таңнары" газетасы хәбәр итә. Аларга 15 мең, 10 мең, 5 мең сум күләмендәге премияләр бирелгән. Россиядә игълан ителгән Театр елына багышланган чәчәкләр композициясе буенча  Олы Тәрбит балалар бакчасы өченче урынны яулаган. Аларга да акчалата премия тапшырылган.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев