Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч керәшеннәре Олы көндә яңа тамыр кигәннәр

Кайбыч районыннан Марина Казакова (Тараканова) Пасханы Олы Тәрбиттә ничек бәйрәм итүләре турында сөйләде

Олы көндә әби-бабаларыбыз кунакка йөрешкәннәр. Флёра Баязитова Тау ягы (Кайбыч) керәшеннәрендә булган эрәт салу турында яза. Һәр өйдә кунак табыны әзерләнгән. Авылның олы кешеләре, картлар бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Аны эрәт йөрү, эрәт салу, дип атаганнар.

Марина Казакова сүзләренчә, Олы Тәрбиттә рәт салу йоласы бүгенге көндә дә саклана: “Ике-өч атна алдан өйләрне юалар, йорт-җирне чистарталар. Бәйрәм алдыннан мунча ягалар. Яңа тамырлар (яңа кием) әзерлиләр. Элегрәк яңа тамырны әти-әниләр әзерләсә, хәзер сатып кына алалар. Һәрбер кешегә яңа тамыр кияргә кирәк. Бу – яңалыкны, чисталыкны аңлата. Кич белән мунча кергәч күкәй буйыйлар. Иртәнге биштә балалар йөри башлый. Иң беренче кергән кешене мендәргә утыртып теләкләр әйттерәләр. Көндез рәт салу башлана. Узган ел рәт кемдә калса, икенче елга рәт салу шул йорттан башлана. Монда рәт, Олы көн җырлары, кунак көйләре җырлана. Бер көнне авылның бер ягы икенчесенә кунакка барса, икенче көнне, киресенчә, икенче як беренчесенә килергә тиеш була”, – дип сөйләде Марина. Ул Хуҗа Хәсәндә булган таган атыш йоласын да искә алды: “Таганны Олы көндә төнлә белән җыйганнар. Ул көнне җыеп өлгермәсәләр, янгын кебек бәлаләр килергә мөмкин дип ышанганнар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев