Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кариев театрында "Микулай"ны артист Олег уйнаячак

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Олег Фазылҗановны  Микулай роле өчен  махсус чакырган. Шулай ук әлеге рольне Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин башкара

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Олег Фазылҗанов “Микулай” монопьесасында төп роль башкарачак.  

“Әнием Матрена Ивановна – керәшен. Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында үскән кеше бит мин. Авылда керәшен  халкының бөтен гадәтләре көзгедәй чагыла. Керәшеннәр темасы миңа бик якын. Ренат Әюповның моңа кадәр дә чакырганы бар иде. Керәшеннәр турында булгач, тиз ризалаштым. Моноспектакль буларак та ул миңа кызык. Микулай ролен үзем генә уйныйм, алмаш партнерым юк.   Керәшен кешесе тормышы аша аз милләтле барлык халыкларның язмышын күрсәтергә тырышабыз, – диде  Олег Фазылҗанов әлеге спектакльгә кагылышлы сорауларыбызга җавап итеп. – Җырлы психологик спектакльдә уйныйсым бик килә иде, Кодай бирде. Керәшеннәрнең әүвәлге җырыуларын да кертергә тырышабыз. Тамашачыга ошар дип уйлыйм”.

Репетицияләргә инде керешкәннәр. Драматург Мансур Гыйлаҗевнең монопьесасы буенча куелачак “Микулай”ның консультанты – Геннадий Максимов, рәссамы – Булат Гыйльфанов, композиторы – Зөлфәт Вәлиуллин. Моноспектакльдә керәшен хоры һәм кечерәк оркестр да катнашачак.

“Татар театры тарихында монодрама формасындагы әсәр тапмадым. Эзләнә торган эксперименталь театр өчен мондый әсәр кирәк. Монда гражданлык позициясе зур урын алачак. Аны караган теләсә кайсы милләт кешесе үз милләтен саклап калу турында уйланачак. Автор әсәр ахырында Микулайны мәрхүм булды дип язса да, без аны исән калдырачакбыз. Аның милләттәшләре нигезгә ул исән чагында кайтырга тиеш”, – ди режиссер.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.instagram.com/p/B7vYct_h7Ko/