Карендәшләребез рубин туйларын билгеләп үттеләр
«Тормыш итү – диңгез кичү», диләр. Диңгездә тыныч һәм давыллы вакытлар булган кебек, тормышта да гел җай белән генә бармый. «Ә бер-береңә юл биреп, ихтирам итеп яшәсәң, барысын ерып чыгарга була», – дигән фикердә Валентина һәм Василий Степановлар. Быел аларның уртак тормыш коруларына 40 ел тулды
Алар икесе дә Мамадыш районының Комазан Башы авылыннан. Бер-берсен кечкенәдән үк беләләр, үсә төшкәч, яшьләр йөрәгендә бер-берсенә карата сөю хисләре кабына. Ике ел очрашып йөргәч, гаилә коралар.
Башта колхозда яшиләр, аннары 1984 елда Түбән Камага күченәләр. Икесе дә лаеклы ялга чыкканчы «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә хезмәт куялар: Валентина ашханәдә 32 ел эшли, Василий башта 24 ел – тимерче, аннары тагын 12 ел слесарь-төзәтүче була.
– Ике малай үстердек, биш оныгыбыз бар. Балалар, туган-тумачалар белән еш очрашабыз, барлык керәшен бәйрәмнәрен, туган көннәрне уздырабыз, – ди Валентина Степанова.
40 ел бергә яшәү сере белән дә уртаклаштылар алар: бер-береңне санлап, киңәшләшеп гомер итү мөһим. Бу хакта әни кеше балаларына әйтеп, искәртеп тора.
– Әлбәттә, төрле чаклар була, тик ачу чыкса, юл куя белергә кирәк, – дигән фикердә Василий Степанов та.
Аларга исәнлек-саулык, телибез, балалары һәм якыннары шатландырып кына торсыннар.
"Туган як", Л. Заһретдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев