Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез кайларда ял итә?

Җәй – һәркем өчен көтеп алынган җылы, рәхәт ел фасылы.

Күп кеше әлеге вакытның тәмен тоеп калырга, чираттагы ялын да шушы айларга туры китереп алырга тырыша. Без газета укучыларыбыз арасында сораштыру үткәреп, аларның җәйге ялларын ничек һәм кайда уздырулары турында белдек.

Сораштыруда барлыгы 67 кеше катнашты. Аларның 6сы (9 процент) “Чит илдә шәп” дигән җавапны сайлаган. 32 кеше (48 процент), “Авылга кайтып ял итәм”, дигән. 7 кеше (10 процент) Россия курортына да риза булуын белдергән. 22сенең (33 процент) отпускны күргәне дә юк икән әле.

Җәйге чорда күпләр үз отпускларын ял итәр өчен генә түгел, көч җыяр, сәламәтлекне ныгытыр, туганнар белән очрашыр өчен дә кулланып калырга тырыша. Бу хакта безгә үз фикерләрен язып җибәрүчеләр дә булды.

Дмитрий Баранов,

Алексеевск районының Кызыл Баран авылы:

Мин җәйге ялда авылга кайтам. Отпускны якын кешеләрем янына кайтыр өчен, башны бераз ял иттерергә дип көтеп алам. Авылда эш тә җитәрлек, бераз булышканнан соң, әни пешергән тәм-томнардан авыз итеп, авыл һавасын сулау үзе ни тора бит.

Анастасия Дементьева,

Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы:

Минем ялларым бакчада эшләп, үрдәк бәбкәләре карап үтә. Шулай ук, кызыклы китаплар укыйм, инглиз телендә яңа сүзләр өйрәнәм, сөйләм телен камилләштерәм. Кич белән урамда авыл яшьләре белән учак яндырып, шашлык пешереп, күңелле итеп вакыт уздырабыз.

Лариса Макарова,

Кукмара районыннан:

Авыл кешесенә ялларны планлаштырасы юк инде. Бигрәк тә безнең кебек мал асраучыларга. Шуның өстенә бакча да бар. Безгә алны-ялны белмичә эшләргә генә кала. Яз көне карлар эреп бетеп, көннәр җылытып жибәргәч үк, бәрәңге утыртабыз да, тишелеп чыгуга отпуск алабыз, аны эшкәртәбез, беррәттән печән җыю тотына - аны кышкыга әзерлисе. Аннан җиләк-җимеш, варенье кайнатасы, тозлыйсы... Авылда яшәүчеләрнең яллары эш белән үтә инде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев