Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез "Этномириада" фестивалендә катнаштылар - фото

Чарада Тукай, Менделеевск, Балык Бистәсе районнарыннан керәшен коллективлары һәм солистлары катнашкан

16 ноябрь көнне Казан дәүләт мәдәният институтында "Этномириада" традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестиваленең җиңүчеләре ачыкланды. Чарада Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Удмуртия, Мордовия, Саха Якутия республикаларының, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновск өлкәләренең төрле район-шәһәрләреннән, Грузия, Казахстан, Кытай, Чили, ЮАР, Сербия илләреннән фольклор коллективлар һәм солистлар чыгыш ясаган.

Катнашучылар арасында Татарстанның Тукай, Менделеевск, Балык Бистәсе районнарыннан керәшен коллективлары һәм солистлары да булган. Тукай районы Мәләкәс авылыннан "Питрау" балалар үрнәк фольклор ансамблен беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләгәннәр.

Менделеевск районы Иске Гришкин авылында оешкан "Бигәшкәй" бию ансамбле дә, шулай ук, фестивальнең беренче дәрәҗә лауреатлары булган.

Балык Бистәсе Үри Чаллысы авылы кызлары - Аделина Архиповага III дәрәҗә, Эльза Гордеевага I дәрәҗә дипломнары бирелгән.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев