Үзегезгә саклап куярга онытмагыз
Егылып тезеңне бәрсәң, яки тәнеңә “синяк” чыкса, нишләргә? Тиз генә алманы кыргычта уарга да, авырткан җиргә сылап, бинт белән ныклап бәйләп куярга кирәк.
* * *
Сыдырылган, киселгән урын тизрәк төзәлсен өчен каты чәйгә чылатылган мамык тигезеп торырга була.
* * *
Иртән йокы тизрәк ачылсын өчен бер стакан гап-гади минераль су эчеп кую яхшы. Минераль судагы кальций, магний, натрий, калий организмда матдәләр алмашынуына һәм йөрәк эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
* * *
Йогуртны даими куллану дисбактериоз авыруыннан, ашказаны авыртуыннан файдалы, кандагы начар холестеринны киметергә булыша.
* * *
Ашар алдыннан бер стакан яшел чәй эчеп куярга кирәк. Япон галимнәре фикеренчә, яшел чәй теш эмален җимерүче микроорганизмнар үрчүенә киртә булып тора.
* * *
Бик эссе көннәрдә ярты стакан катыкка шул ук күләмдә газлы минераль су һәм ярты апельсин согы салып болгатып эчәргә була.
Нет комментариев