Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Карендәшләр” ансамблен Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә өйрәнәләр

Мине керәшен музыкаль фольклорының башкаларга охшамаган булуы, үзенчәлекләрен бүген дә саклап баруы, традицион культураның уникальлеге җәлеп итте, ди Ольга Лахнова

Моннан бер ел элек Мәскәүдә Ольга Лахнова Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясендә “Керәшеннәрнең традицион культурасы” дигән темага диплом эше язып чыккан иде. Бүгенге көндә ул академиянең магистр бүлегендә укый һәм “Керәшен халык-җыр коллективларының концерт эшчәнлеге” темасына магистр диссертациясе яза. Яр Чаллы шәһәрендә туган рус кызы Ольга Лахнова керәшен мәдәнияте белән 2017 елда кызыксына башлаган. “Мине керәшен музыкаль фольклорының башкаларга охшамаган булуы, үзенчәлекләрен бүген дә саклап баруы, традицион культураның уникальлеге җәлеп итте. Бу халык турында Мәскәүдә дә сөйлисем, керәшеннәр белән таныштырасым килде. Шулай итеп чыгарылыш эшемне керәшеннәрнең музыка сәнгатенә багышларга булдым”, - ди ул.

Диссертация эшендә керәшен культурасы, халык җырлары, музыка кораллары турында фәнни мәгълүмат туплана. Гамәли материаллар буларак, Ольга Лахнова Яр Чаллының Халыклар дуслыгы йортында эшләүче “Карендәшләр” ансамбле эшчәнлеген тикшерә.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев