Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Нина Ганиева “Без бит авыл кызлары” акциясендә катнаша

“Без бит авыл кызлары” акциясе кысаларында Югары Мәлемдә яшәүче үз һөнәренең остасы Нина Ганиева турында язма

Нина  Ганиева Керәшен Мәлемендә туып үссә дә, Югары Мәлем егетенә кияүгә чыккач, инде гомеренең яртысыннан күбесе шушы авылда үтә.  Матур, тату гаилә уллары белән горурланып, оныклары Айзиләгә  куанып яши. Килене Ландыш та каенана туфрагыннан: бар яклап та уңган. Ә инде Нина өчен тормышының кояшы – ул әнисе Клавдия апа. 

Нина Ивановна Югары Мәлем мәктәбендә 1988 елдан  пешекче булып эшли. Ул  - үз һөнәренең остасы, тәмле ашлары белән балаларны сөендерә. 

-Балаларның, рәхмәт, Нина апа, бик тәмле булган, дип әйтүләре минем кәефемне күтәрә. Шуңа күрә эшкә дә һәр көнне шатланып барам, - ди Нина.

“Халык телендә эшләмәгән ашамый, дисәләр дә, тамак тук булмагач укыйсы да, эшлисе дә килми шул. Шуңа күрә пешекче һөнәр ияләре президентлардан, патшалардан алып кечкенә балаларга кадәр кирәк. Пешекче һөнәрен тәмле итеп ашарга пешерүчеләр генә сайлый ала.  Менә нинди кирәкле кеше ул – безнең Нина Ивановна.  Аның алтын куллары тагын озак еллар тәмле ашлары белән сөендерсен әле безне. Чын күңелдән әйтелгән рәхмәтләр явып торсын”, -ди укытучы Гүзәлия Батькова.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев