Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез, аш-су остасы Алевтина Харитонова арабыздан китте

Бүген, 19 декабрь көнне, редакциябезгә кайгылы хәбәр килеп иреште. Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан аш-су остасы Алевтина Харитонова, операциядән соң, вафат булган. Аның 10 яшьлек улы калды

Алевтина Харитонова 22-27 август көннәрендә Казан шәһәрендә WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты повар булып эшләгән иде. Алевтина турында “Туганайлар” газетасы мәкалә дә язган иде. Ул анда пешекче һөнәрен нигә сайлавы һәм Worldskillsтан алган хис-кичерешләре турында сөйләде. Игътибарыгызга шул язманы тәкъдим итәбез.

- Авылда мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәренең унҗиденче училищесында (ПУ-17) укып, кызыл дипломлы, бишенче разрядлы повар һәнәрен алып чыктым. Бу профессияне сайларга теләвем, кечкенә чактан ук килә. Әнием тегүче булып эшли иде. Әле хәзер дә исемдә, ул миңа матур чәчәкле алъяпкыч тегеп бирде. Шул алъяпкычны бәйләп, үземне чын повар итеп хис итә идем. Хәзерге вакытта Казанда, “Биш йолдыз” отель ресторанында повар булып эшлим.

Worldskillsка дусларым эндәште. Әлбәттә инде, махсус сайлап алу туры аша үтәргә туры килде. “Казан –Экспо”да волонтерлар өчен пешердек. Алар өчен аерым кухня, суыткычлар, ризыклар, барысы да шундый дөрес һәм уңайлы итеп эшләнелгән иде. Бездән башка “Азия”, “Европа” һәм “Хәләл” кухнялары эшләде. Аларнын да шулай бөтен унайлыклары бар иде. Эш иртәнге алтыдан башланып, кичке унда гына бетә иде. Авыр булса да ике атна вакыт тиз үтеп китте. Азактан ямансу да булды. Волонтерлар да, сонгы көнне ашарга кереп утыргач (өч мең кеше) торып басып озак итеп кул чаптылар. Эх, шундый минутларда үземнен һөнәремне тагы да яратып куям! – дип, горурлыгын яшермәде Алевтина.

Мондый зур проектларда аның беренче генә эшләве түгел икән. 2018 елда футбол буенча донья чемпионатында, 2017 елда Конфедерация кубогы матчлары вакытында “Казан Арена” стадионында хезмәт күрсәткән. Чемпионатка барлык шеф-поварлар Мәскәүдән килгән булган. “Ә поварларны Казаннан һәм башка төбәкләрдән махсус сайлап кына жыйдылар. Шулар арасында мин дә бар идем”, - дип сөйләде Алевтина.

2014 елда Сочида узган Олимпияда уеннарында да эшләгән булган ул. “Туганнарым, дусларым анда эшләргә баруыма бер дә унай карамадылар, чөнки Интернетта бик каты Сочига Олимпиадага бармаска өндиләр иде. Бик күп имеш-мимешләр йөрде, түләмиләр, алдыйлар, дип сүз тараттылар. Мин барысына да каршы тордым, бер тиен түләмәсәләр дә, барып дөнья күреп Олимпиада карап кайтам, дип чыгып киттем. Бар да яхшы булды, эшләп, шәһәрне күреп, диңгездә су коенып, ял итеп тә алдык әле. Барысы да бушка иде. Өстәвенә әти-әнигә күчтәнәчләр белән посылкасын да жибәреп тордым. Инде ничә ел үтте, бергә эшләгән дуслар Архангельски һәм Мурманскидан хәзер дә сәлам хатлары язып торалар.
Олимпиада беткәч Сочида калырга эш тәкъдим иттеләр, Футбол чемпионатыннан соң шеф-поварлар Мәскәүгә чакырды... Тик туган як кадерлерәк! Инде Worldskills та үтте, Казанда эшкэ чакырып, телефон шалтыравыннан туктамый. Кеше, кайда гына хезмәт куйса да, үз эшен яратып башкарган очракта гына уңышка ирешә ала!”- дип тәмамлады Алевтина.

"Туганайлар" редакциясе коллективы Алевтинаның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев