Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Анфиса Степанова ипине өйдә пешерергә өйрәтә – видео

"Ипи пешкән көн бәйрәмгә тиң", – ди ул

Өйдә ипи пешерү онытылып бара, чөнки ул кибеттә бар. "Әзере булган килеш, пешереп яту күп вакытны ала", – дип фикер йөртә башладык. Вирус таралу куркынычы килеп туган бүгенге көн хәлләре матур гаилә традицияләрен кире кайтару өчен унай да дияргә була. Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан карендәшебез Анфиса Степанова ипине үзе пешерә. 

 "Өйгә ипи исе тарала, үзең пешергән ипидән дә тәмле ризык юк, бик тиз ашап бетерәләр", – дип, ике көн саен ипи пешерүе турында әйтә карендәшебез. 

Кәстрүл төбендә әчеткелеген (әче камырын) калдырып барам, дип ул. Шуның өстенә бер литр һәм бер чокыр су салып, он белән коймак камырыннан бераз куерак әчетке изеп куя. Иртән изсә, ипине кичен пешерә, кич изсә – иртә белән пешерә. Әчетке әзер булгач, шуңа бер чокыр кайнар су сала. Шырпы кабыннан бәләкәйрәк зурлыкта чи чүпрәне җебетеп кушып, тәменчә тоз салып, ипи баса. 

Камырны ипи калайларының ярытысы итеп бүлеп сала. Камыр калай кырына кадәр күтәрелгәч, духовкага тыга. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев