Котлыйбыз
Газиз әниебез, кадерле әбиебез! Гомереңнең шушы бәйрәме белән чын күңелдән тәбриклибез. Табигатьтәге муллык чорында тугангамы, син – юмарт, сабыр холыклы, изге җанлы, олы йөрәкле. Изге фәрештә кебек, безне яклап-саклап, оныкларың һәм аларның балалары, барлык туганнар өчен дә җан атып яшисең. Шуңа да туганнар, сине “Бал түти” дип хөрмәтлиләр.
Сиңа сәламәтлек, бәхет, шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы телибез. Син нигезебезне балкытып яшисең, безне һәрвакыт сагынып каршы аласың. Бу – безнең өчен иң олы бәхет.
Безне куандырып, озак яшә, әни. Барлык изгелекләрең өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Юбилеең котлы булсын, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, йортыбызга бәрәкәт телибез.
Иң изге теләкләр белән, балаларың һәм туганнарың.
Нет комментариев