Карендәшләргә бәйрәмдә бүләккә бәрмәнчек бәйләме
Хәбәрләр

Карендәшләргә бәйрәмдә бүләккә бәрмәнчек бәйләме

Зәй районының Кабан-Бастрык авылында яшәүче 91 яшьлек Ульяна Тихонова Бәрмәнчек бәйрәме белән котлады.

Тал чәчәкләре им-дәва көченә ия дип исәпләнелә. Элек аны ипи эченә салып пе­шереп малларга ашатканнар. Тал песие эре булса, тавык-чебеш, каз эре була дип сана­ганнар. Халыкта, бәрмәнчек белән стеналар­ны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең, дигән ырым яши. Бе­ренче көтү куганда мал-туарны шул ботаклар белән куып, маллар туры өйгә кайтсын дип, абзар кыегына кыстырып куялар. Искергән ботакларны яндырырга яисә суга агызырга кушалар, пычрак җирдә аунатып йөртү зур язык. Гомумән, чиркәүдә аруландырылган һәрнәрсәгә дә бик сак булырга кирәк, андый әйберләрне теләсә кая ташларга ярамый.
"Еллар имин, күңелләр көр, күк йөзе аяз, гаиләләр тулы, ризыклар мул  булсын"-  диде хезмәт ветераны.

 

 

Клавдия Максимова фотосы


Нет комментариев