“Карендәшләр” балалар театраль коллективына махсус приз тапшырылды
Хәбәрләр

“Карендәшләр” балалар театраль коллективына махсус приз тапшырылды

Пенза шәһәренең Михаил Лермонтов исемендәге өлкә китапханәсендә бишенче төбәкара “Тургай” балалар фольклор конкурсы узды.

Конкурска иҗади номерлар белән йөзләп видеоролик килеп, жюри араларыннан бүләкләү өчен 26 лауреатны сайлап алган. Җидесе жюриның махсус призына лаек булганнар. Әлеге бүләк “Фольклор театр” номинациясендәге Мамадыш интернат-мәктәбенең “Карендәшләр” балалар театраль коллективына тапшырылды. Аларның чыгышларын тәрбияче Татьяна Петухова белән укытучы-дефектолог Галина Шәрифуллина әзерләгәннәр.

Чыганак


Нет комментариев