Карендәшебез Лариса Николаевадан «Нарат күркәсе» (рецепт)
Хәбәрләр

Карендәшебез Лариса Николаевадан «Нарат күркәсе» (рецепт)

Үрнәк кешене күз күрмәгән, якыннан таныш булмаган йолдызлар, артистлар, тагын әллә кемнәр арасыннан эзлисе түгел, янәшә-тирәбездә дә тормышның ямен белеп яшәүче уңганнар бар. Чыгышы белән Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан булган Лариса Николаева – нәкъ шундыйлардан.

Нарат күркәсе:

Моның өчен 200 грамм шикәрле печенье, 50 грамм чикләвек, 2 аш кашыгы шикәр,  2 аш кашыгы, какао, 1 аш кашыгы, крахмал 1 стакан сөт, 70 грамм атланмай кирәк булачак.

Печеньены иттарткыч аша чыгарабыз. Шуңа барлык индигреиентларны салып, яхшылап болгатабыз.

Килеп чыккан массадан пирожноелар формалаштырабыз һәм аларны 5-6 сәгатькә суыткычка куябыз.

Өстәлгә чыгарыр алдыннан пирожноеларны крем, чикләвек яисә башка ысул белән бизәргә мөмкин. Мин балалар өчен сатыла торган  «шоколадные ракушки» тезеп нарат күркәсе формасына кертәм.

 


Нет комментариев